

- Башкортстанның креатив индустрияләр форумы - белгечләр һәм иҗат кешеләре арасында тәҗрибә, белем һәм идеяләр алмашу өчен яңа мәйданчык. Ышанам ки, бу чара төбәктә креатив өлкәне үстерүгә омтылучылар өчен әһәмиятле вакыйга булачак, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Форумның үзәк чарасы булып «Башкортстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеге төре буларак, креатив индустрияләрне үстерү» дип аталган пленар дискуссия торды.
Шулай ук форум кысаларында визаж һәм стилистика, чәчтараш сәнгате, актерлык осталыгы, вокал һәм төбәк эстрадасы йолдызларыннан уен коралларында уйнау, 3D-басу, модельләштерү һәм башкалар буенча осталык дәресләре узды.
Фото: pravitelstvorb.ru