+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Вокзал йөзен үзгәрткән

Президент Владимир Путин кушуы буенча будырылыган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ проекты буенча республикада 123 объект яңартыла.

Вокзал йөзен үзгәрткәнВокзал йөзен үзгәрткән
Вокзал йөзен үзгәрткән

Федераль программаның төп максаты – шәһәрләрне халык өчен уңайлырак итү, шәһәр мохитенең сыйфат индексын арттыру. Начар мохит булган шәһәрләр санын ике тапкыр киметү. Гражданнарны шәһәрләрне төзекләндерү процессына җәлеп итү. Башкортстанда федераль проект кысаларында агымдагы елда 123 иҗтимагый территория яңартыла.

Федераль программаның төп максаты-шәһәрләрне халык өчен уңайлырак итү, шәһәр мохитенең сыйфат индексын арттыру. Начар мохит булган шәһәрләр санын ике тапкыр киметү. Гражданнарны шәһәрләрне төзекләндерү процессына җәлеп итү. Башкортстанда федераль проект кысаларында агымдагы елда 123 иҗтимагый территория яңартыла.

Туймазы шәһәрендә гомумдәүләт проекты вокзал яны мәйданы йөзен үзгәрткән. Берничә ай эштән соң бүген бу территорияне танырлык түгел: киң территориядә тротуар плиткасы түшәлгән, заманча урам фонарьлары урнаштырылган. Өстәвенә, җәяүлеләр юллары өстән генә түгел, ә тротуарга корылган лампалар хисабына да яктыртылачак. Көннең караңгы вакытында шәһәр символы – паровоз һәйкәле – дә яктыртыла башлый, аның нигезе ялтыратылган плиткага “киендерелгән“. Моннан тыш, биредә газоннар түшәгәннәр, тукталыш ясалган, яңа эскәмияләр һәм урналар урнаштырылды. Хәзер ял итү һәм җәяү йөрү өчен зоналар бар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас