+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авыл хуҗалыгына - кредитлар!

2023 елда Башкортстан аграрийларына ташламалы кыска вакытлы кредитларга 700дән артык гариза хупланды.

Авыл хуҗалыгына - кредитлар!
Авыл хуҗалыгына - кредитлар!


2023 ел башыннан Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан аграрийларына 24,2 миллиард сумлык ташламалы кыска сроклы кредитларга 703 гаризаны хуплады. Бу инде Владимир Путин гамәлгә куйган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектының республикадагы эшчәнлеген дә күрсәтә.

– 2023 елда ташламалы кыска сроклы кредитлау механизмын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан кергән акчаларның гомум лимиты 26,7 миллиард сум күләмендә билгеләнгән, шуның 777,2 миллион сумы – Башкортстан Республикасы өлеше, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Ташламалы кыска сроклы кредитлар сезонлы кыр эшләрен әзерләгәндә һәм үткәргәндә төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әйләнештәге акчаларын тулыландыруның төп инструментларының берсе булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, субсидияләрнең иң зур күләме Башкортстан үсемлекчелегенә ташламалы кредит бирүгә юнәлтелгән – 352 миллион сум. Кече хуҗалык формаларына - 157 миллион сум, сөт терлекчелегенә 156 миллион сум акча юнәлтелгән.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: