+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан максатлы күрсәткечләргә иреште

Башкортстан Хөкүмәтендә төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары катнашлыгында узды.

Башкортстан максатлы күрсәткечләргә ирештеБашкортстан максатлы күрсәткечләргә иреште
Башкортстан максатлы күрсәткечләргә иреште

Министрлар кабинеты башлыгы ил Президенты тарафыннан 2030 елга калдыкларны сортларга аеруның 100 процентын тәэмин итү бурычы куелуына игътибарны юнәлтте. Моннан тыш, күмүгә дигән калдыклар өлеше ике тапкыр кимергә тиеш. Шул ук вакытта, профильле федераль проект нигезендә, быел сортларга аеруга юнәлтелгән калдыклар өлеше - 38,3, үтилләштерүгә 5,4 процент тәшкил итәргә тиеш. Җиргә күмү өлеше 94,6 проценттан артмаска тиеш.

- Без максатлы күрсәткечләрне арттырып үтәүгә ирештек. Бүген эшкәртүгә юнәлтелгән калдыклар өлеше 46,1 процент тәшкил итә ( +7,8 процент), үтилләштерү - 5,8 процент (+0,4), күмү - 92,1 процент (-2,5). Калдыклар белән эш итүнең яңа объектлары Бәләбәй, Баймак һәм Кыйгы районнарында төзелә. Төзелгән концессион килешүләр кысаларында тагын комплекслы 3 объект төзү планлаштырыла. Бу 2030 елга республикага максатлы юнәлешләргә ирешүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Премьер-министр шулай ук, санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерү буенча актив эш алып барыла, дип өстәде. Узган биш елда аларның саны 8 тапкырдан күбрәккә киметелде. Асылда, 357 чүплекне бетерәсе калды, шуларның 6сы - "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында. Бүгенге көнгә эшләр Благовещен һәм Дәүләкән шәһәрләре чикләрендәге чүплекләрдә тәмамланган. Баймак, Стәрлетамак һәм Сибайдагы объектлар югары әзерлек дәрәҗәсендә. Күмертау чүплеген бетерү графиктан алда бара, эшне 2024 елның җәендә төгәлләү планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас