+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иң яхшы аграр кадрлар ачыкланачак

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында иң яхшы аграр кадрларны ачыклаячаклар.

Иң яхшы аграр кадрлар ачыкланачак
Иң яхшы аграр кадрлар ачыкланачак

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексында иң яхшы кадрлар белгече» конкурсын игълан итә. Чара республика агросәнәгать комплексы оешмаларының кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре арасында үткәрелә.
"Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында узган конкурс катнашучыларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын ачыклау, һөнәри белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү, кадрлар эшенең абруен күтәрү максатларында үткәрелә. Шулай ук персонал белән идарә итү өлкәсендә тәҗрибә алмашу, кадрлар эшчәнлеген алып бару мәсьәләләрен һәм персонал белән идарә итүнең заманча алымнарын көйләүче норматив хокукый актларны практик куллану максатлары да куела.
Узган еллардагы конкурста җиңүчеләр һәм призерлар 3 елдан да иртәрәк катнашырга рөхсәт ителми. Әлеге конкурс хакында тулырак министрлыкның сайтында сайтында белергә була.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: