+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфага аккордеончылар җыела

5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Уфада "Аккордеониссимо" IX Халыкара фестиваль-конкурсы уза.

Уфага аккордеончылар җыела
Уфага аккордеончылар җыела


Проектның үзенчәлеге шунда ки, анда клавишалы аккордеонда башкаручылар гына катнаша (гадәттә, баянчылар һәм аккордеончылар бергә ярышалар).

«Аккордеониссимо» фестиваль-конкурсы икенче тапкыр рәттән Русия Президентының Мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән уза, бу әлеге проектның югары статусы турында сөйли.

Жюри составына танылган музыкантлар, Халыкара конкурслар лауреатлары, әйдәп баручы музыкаль белем бирү оешмалары укытучылары чакырылган.

Ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узучы фестиваль-конкурс кысаларында шулай ук жюри әгъзаларының осталык дәресләре, фәнни-гамәли конференция, "түгәрәк өстәл", кичке концертлар һәм кунаклар өчен экскурсия узачак.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: