+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерә

Бу елны Башкортстанның тагын 117 авылына кәрәзле элемтә һәм югары тизлекле 4G мобиль интернет үткәрелде. Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә.

Кәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерәКәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерә
Кәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерә

Эшләр «Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0» федераль проекты кысаларында башкарылды.

Радий Хәбиров искәрткәнчә, программа 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктларга кагыла. Агымдагы елда илнең барлык төбәкләре арасында кәрәзле элемтә үткәрү буенча иң зур квотасы республикабызда булган. Халык "Дәүләт хезмәтләре" порталында тавыш бирде, торак пунктларны үзләре сайлады. Нәтиҗәдә, 242 яңа база мобиль элемтә станциясе урнаштырылды, тагын 9 мең кеше хәзер Интернет һәм кәрәзле элемтә белән файдалана ала.

Фото: Денис Таваев

Автор:Денис Таваев
Читайте нас