

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин санитар авиациянең Туймазы районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән өч яшьлек кызга ярдәмгә килүе турында сөйләде.
Авария районнар арасындагы юлда була. Бала булган машина каршы як полосага чыгып, икенче машина белән бәрелешкән. Аны район дәваханәсенә баш мие һәм муен умыртка баганасы җәрәхәтләре белән алып киләләр.
Берникадәр вакыттан соң кызда гемиплегия барлыкка килә — гәүдәнең яртысы параличлана. Ашыгыч рәвештә балалар санитар авиациясенең мультидисциплинар бригадасы оештырыла, ул махсус медицина ярдәме күрсәтү өчен районга юллана.
Баланың хәле тотрыкланганнан соң, аны Республика балалар клиник дәваханәсенә эвакуациялиләр. Биредә кирәкле клиник-лаборатория һәм инструменталь тикшеренү ысуллары комплексы, тар белгечләрдә консультацияләр үткәрелә.
Кызда уңай динамика күзәтелә. Ул нейрохирургия бүлегенә күзәтү һәм дәвалау өчен күчерелгән. Гомеренә инде бернинди куркыныч янамый.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты медицина ярдәме күрсәтү процессын һәм авыруларны профилактикалауны камилләштерергә тиеш. 2025 елга илдә 2 475 медицина объекты төзү яки реконструкцияләү, 6 439 медицина оешмасы бинасын ремонтлау планлаштырыла.