+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төзекләндерелгән территорияләр арта

Мәчетле районында Олы Устьикин авылының үзәк мәйданы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча үзгәртелде. Яңа территориядә хәзер киңкүләм чаралар үткәрергә мөмкин.  

Төзекләндерелгән территорияләр артаТөзекләндерелгән территорияләр арта
Төзекләндерелгән территорияләр арта

"Башкарылган эшләр ярдәмендә үзәк мәйданда уңайлы җәяүлеләр юллары, ял итү һәм аралашу өчен мәйданчыклар, заманча яктырту, видеокүзәтү системасы, эскәмияләр, урналар, чәчәк түтәлләре һәм яңа “Почет тактасын” үз эченә алган яңа инфраструктура барлыкка килде", — дип билгелиләр торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

Мәйданны төзекләндерү проекты 2022 елда җәмәгать тавыш бирүендә җиңде. Киләсе елда бу киңлекне яңарту дәвам итәчәк.
Районда гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тугыз иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру.

Фото: “https://bash.news/”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас