+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алар игелекле эшләр башкара!

Белоретта иң яхшы волонтерларны хөрмәтләделәр.

Алар игелекле эшләр башкара!Алар игелекле эшләр башкара!
Алар игелекле эшләр башкара!
Халыкара волонтер көнендә Белорет шәһәрендә “Ел волонтеры – 2023” премиясенә йомгак ясалды. Конкурс Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф» гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты максатларына туры китереп оештырылды. Беренче этапта анда 15 волонтер катнашты, шулардан эксперт комиссиясе берничә номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча “Ел волонтеры" дип Марина Миронова танылды. Калган катнашучылар башка номинацияләрдә премия алдылар. “Урта һөнәри белем бирүдә иреклелек" номинациясендә — Юлия Будуева, спорт волонтеры — Людмила Соловьева, Җиңү волонтеры — Надежда Курячая, патриотик иреклелек — Радмир Җиһануров, социаль өлкәдә волонтер — Гөлназ Шәрәфетдинова, ирекле хәрәкәт җитәкчесе — Алена Кудряшова, яңа караш номинациясендә Елена Пантелеева җиңүче булды.

"Белоретта 12,5 меңгә якын волонтер теркәлгән. Алар күп игелекле эшләр башкаралар, барлык чараларда катнашалар, ковид вакытында район халкына зур ярдәм күрсәттеләр, хәзер махсус хәрби операция сугышчыларының туганнарына ярдәм итәләр. Барлык волонтерларны да котлыйбыз һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телибез!” — дип белдерде премияне оештыручылар.

Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас