+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Хыяллар тормышка аша

Тиздән Октябрьскийда яңа Боз сарае төзелеше тәмамлана.

Хыяллар тормышка ашаХыяллар тормышка аша
Хыяллар тормышка аша
Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яңа Боз сарае төзелеше тәмамлана. Объект Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында төзелгән һәм физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче халыкның өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген аның әзерлеге 99,9 процент тәшкил итә. Объектны агымдагы ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Булачак Боз сарае 800 урынга исәпләнгән трибуналары булган ярыш боз аренасын, кардиозал, хореография залын үз эченә алачак. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр, анда 50 кешегә исәпләнгән конференция залы, функциональ дәресләр заллары җиһазландырылачак.

“Тиздән Октябрьский шәһәренең меңләгән малайлар һәм кызлар хыялы тормышка ашачак —күптән көткән Боз сарае үз ишекләрен ачачак. 6500 квадрат метр тирәсе мәйданлы әлеге спорт объектының концепциясен һәм техник нюансларын иң яхшы белгечләр эшләде. Спортчыларга мөмкин кадәр уңайлырак тудыру өчен барысын да эшләдек”, - дип билгеләп үтте Башкортстан спорт министры Руслан Хәбибов.



Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас