+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туймазы укучысы Халыкара экологик конкурста җиңүче булды

Башкортстанның Туймаз шәһәреннән өченче сыйныф укучысы Григорий Сафин “Экология - һәркемнең эше” Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенең өченче сезонында катнашты һәм беренче урынны яулады. Чара Президент Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Туймазы укучысы Халыкара экологик конкурста җиңүче булдыТуймазы укучысы Халыкара экологик конкурста җиңүче булды
Туймазы укучысы Халыкара экологик конкурста җиңүче булды


“Экология - һәркемнең эше” балалар-яшүсмерләр премиясе - әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә һәм экологик мәгърифәтчелеккә багышланган кызыклы идеяләр һәм стандарт булмаган проектлар өчен “Росприроднадзор” премиясе. Быел конкурска дөньяның 89 иленнән 80 меңнән артык гариза бирелгән.

Конкурс турында сыйныф җитәкчесе сөйләгән. Туймазы укучысы видеоролик сюжетын уйлап тапкан һәм аны конкурска җибәргән. Видеоролик нәтиҗәләре буенча "Экомир" номинациясендә ул җиңүче булды.

Фото: srk.nationalpriority. ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас