+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәяхәт итегез, бәхетле булырсыз!

Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча барлыкка килгән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты моңа күп юллар ача.

Сәяхәт итегез, бәхетле булырсыз!
Сәяхәт итегез, бәхетле булырсыз!

Башкортстан укучылары 46 уникаль туристик маршрут буенча бушлай сәяхәткә итә. Мондый турлар "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты буенча оештырыла.

Башкортстанда «Мәктәп туризмы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында төбәкнең туроператорлары тарафыннан 5-9нчы сыйныф укучылары өчен 46 уникаль туристик маршрут эшләнде. Алар балаларга үз төбәкләренең тарихын һәм традицияләрен яхшырак белергә ярдәм итә.

"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты ярдәмендә быел федераль бюджеттан төбәккә 188,7 миллион сум бүлеп бирелгән. Төбәк бюджетыннан проектны финанслашу күләме 75,5 миллион сум тәшкил итте.

Укучылар арасында иң популяр урыннар - Уфадагы истәлекле һәм мәдәни объектлар буенча экскурсияләр. Шулай ук, мәктәп укучылары республиканың башка маршрутлары буенча да сәяхәт итә, мәсәлән, Салават Юлаевның туган ягына - "Янгантау" геопаркына, анда, шулай ук, "Кургазак" чыганагына һәм Идрисов мәгарәсенә йөриләр.

Ике көнлек турлар программасына җәядән ук ату, атта йөрү, акча сугу, милли уен коралларында уйнау буенча осталык дәресләре керә. Балаларда үз фильмын булдыру буенча укулар аеруча кызыксыну уята.

Резида Вәлитова фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: