

Медпункт бинасында планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр бар. Авыруларны карау һәм процедура-прививка кабинетлары, көтү урыны, санузел һәм гардероб бүлмәләре җиһазландырылган.
ФАПны Бикморза, Симкино, Новопетрово авылларында яшәүчеләр өчен төзегәннәр. 400гә якын кеше хәзер уңайлы шартларда медицина ярдәме алачак.
Быел көз Бөре районында тагын шундый дүрт пункт файдалануга тапшырылган. Старобуруново авылында ФАП урнаштыруны тәмамлыйлар. Ел ахырына кадәр янә өч авылда шундый объектлар монтажлана башлаячак.
Фото: “aulut.ru”