

Шәһәрнең Октябрь, Ленин, Нуриманов һәм Ленинград урамнарындагы дүрт километр озынлыктагы юл участоклары ремонтланачак.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов билгеләвенчә, әлеге юл участокларында Салават шәһәрендә яшәүчеләр өчен социаль әһәмиятле объектлар урнашкан, шуңа күрә киләсе елда аларны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Эшләрне 2024 елның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Шул ук вакытта, Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, узып баручы елда республикада гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 200 километрдан артык автомобиль юлы ремонтланган. Күптән каралмаган юлларга аеруча зур игътибар бирелә.
Фото: “https://bash.news/”