+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров Баймакта яңартылган мәдәният йортында булды

Бүген Баймак районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1нче Төркмән авылының мәдәният йортында булды. Аны быел «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча капиталь ремонтлаганнар. Республика бюджетыннан әлеге максатларга 12,2 млн. сум акча бүленгән.

Радий Хәбиров Баймакта яңартылган мәдәният йортында булдыРадий Хәбиров Баймакта яңартылган мәдәният йортында булды
Радий Хәбиров Баймакта яңартылган мәдәният йортында булды

Мәдәният йортыннан тыш, бинада китапханә, «Ихлас» декоратив-гамәли сәнгать клубы һәм Гата Сөләйманов исемендәге музей да урнашкан.

Мәдәният йортында булганда Радий Хәбиров “Ихлас” осталары белән аралашты. Алар республика Башлыгына яңартылган мәдәният йорты бинасы һәм аларның дәресләре өчен иркен, якты бина өчен рәхмәт белдерде.

- Хәзер безнең бөтен максатларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Без алар өчен бияләйләр, оекбашлар бәйлибез. Барлык аналар исеменнән Сезгә бик зур рәхмәт, сугышчыларны игътибарсыз калдырмыйсыз, - диделәр "Ихлас" клубы әгъзалары.

Музейда Радий Хәбиров Гата Сөләймановның туганы Венера Абдрахманова белән очрашты. Аңа 84 яшь. Ул, Гатаның бер оныгы да курайда уйный һәм атаклы бабасы эзеннән барырга планлаштыра, дип сөйләде.

Клуб янында Башкортстан Башлыгы халык белән аралашты, авылда медицина хезмәтләндерүе белән кызыксынды һәм киләсе елда биредә табиблык амбулаториясен яңартырга йөкләмә бирде.

- Безнең республикада авыл мәдәният йортлары 2 меңгә якын, һәм аларның күбесе шактый искергән. Без аларны даими төзекләндерәбез. Әлбәттә, барысы да теләгән тизлек белән килеп чыкмый. Әмма без һәр мәдәният йортын ремонтлаячакбыз. Бу - минем принципиаль позициям, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас