

Республикада гомумдәүләт проекты кысаларындагы "Авыл табибы" программасының ничек тормышка ашырылуы турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләде.
Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, «Авыл докторы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары республиканың медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүнең төп чаралары булып тора.
"Авыл докторы" программасы буенча быел 81 табиб, 48 медицина хезмәткәре 144,5 миллион сум түләүләр алды. „Авыл фельдшеры“ буенча 33 хезмәткәрнең һәркайсына 500 мең сум түләнде. Шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгы гаризасы буенча федераль ведомство безгә гомум суммасы 88,250 миллион сум булган өстәмә финанслау бүлеп бирде, димәк, без бу программаларда катнашу өчен тагын 84 медицина хезмәткәрен җәлеп итә алачакбыз», — дип билгеләп үтте ул.
Кичә туры эфирда Владимир Путин "Авыл докторы» программасы буенча түләүләр күләмен 2 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
Фото: “api.rbsmi.ru”