+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме узды

Нуриман районында чаңгы сезоны ачылды.

Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме уздыСпорт һәм сәламәтлек бәйрәме узды
Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме узды
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт — тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында Нуриман районының Красная Горка авылында чаңгы сезоны ачылды. Бу уңайдан чаңгы узышлары буенча район ярышлары узды. Анда гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, район ветераннары катнашты.

Ярышлар чаңгы спортын популярлаштыру, халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь гаиләләрне, эшче яшьләрне, ветераннарны, укучыларны һәм балаларны чаңгы спорты белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Яшь төркемнәренә карап, чаңгычыларга дистанцияләрне классик стильдә үтәргә туры килде. Ярышлар мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэссоратлар калдырды. Спорт чарасы призлы урыннар яулаган җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшыру белән тәмамланды. Шулай ук ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының отличие билгеләре тапшырылды.

- 2023-24 елгы кышкы чаңгы сезонын ачуга багышланган традицион чара спортчылар өчен чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде! Барысын да лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз һәм алга таба да спорт уңышлары телибез, — диде Нуриман районы хакимиятенең яшьләр эшләре, спорт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Марсель Рәхмәтуллин.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас