+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тәрбиячеләр һөнәри осталык күрсәтте

Иглиндә "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2024" конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.

Тәрбиячеләр һөнәри осталык күрсәттеТәрбиячеләр һөнәри осталык күрсәтте
Тәрбиячеләр һөнәри осталык күрсәтте
Иглин районында "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2024" конкурсының этабы узды. Катнашучылар өчен осталык дәресе һәм жюри әгъзалары белән әңгәмә оештырылды. Конкурс “Педагог һәм остаз елы”на багышланды.

Конкурсантлар мөстәкыйль сайланган тема буенча педагоглар белән «Осталык дәресе» үткәрде. Аның барышында педагоглар төркем белән аралашу осталыкларын, мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тенденцияләрен чагылдырган методик алымнарын, укыту ысулларын, тәрбия, укыту һәм үсеш технологияләрен күрсәтте.

Конкурсның икенче өлешендә конкурсантлар жюри әгъзалары белән әңгәмәләште. Бу этапта федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм мәктәпкәчә белем бирү федераль программасын белү буенча төрле сораулар булды. Конкурста катнашучыларның барысы да, заманча мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрендә һөнәри-шәхси позицияләрен дәлилләп, коммуникатив мәдәният дәрәҗәсен күрсәтте.

"Конкурсның III туры бай һәм нәтиҗәле булды! Барлык катнашучыларны да конкурсның тәмамлануы белән котлыйбыз һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерәбез, иҗади уңышлар телибез", - дип билгеләп үтте конкурсны оештыручылар.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас