+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстанда кәсепчелек тә үсештә

Башкортстан Республикасы Русиянең "Ладья. Кышкы әкият-2023" халык сәнгать кәсепләре күргәзмә-ярминкәсендә "Төбәк экспозициясен иң яхшы сәнгатьчә бизәү өчен" номинациясендә өченче урынны алды.

Башкортстанда кәсепчелек тә үсештәБашкортстанда кәсепчелек тә үсештә
Башкортстанда кәсепчелек тә үсештә


Быел стенд эшендә төбәкнең 30 һөнәрчесе катнашты. Бу «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Безнең осталар өчен күргәзмәдә катнашу - үзебез турында белдерү һәм үз продукциябезне бөтенрусия дәрәҗәсендә тәкъдим итү өчен бик яхшы мөмкинлек. Ел саен Башкортстан кәсепчеләре экспозициясе кунаклар арасында зур популярлык белән файдалана һәм ачык колоритлы бизәлеше һәм товарларның төрлелеге белән җәлеп итә. Сатып алучылар авторлык милли бизәнү әйберләрен һәм этно-сувенирларны бик теләп сатып алалар, - дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Төбәк стендын оештыручылар булып кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы агентлыгы, Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге чыгыш ясады.
Кәсепчеләргә ярдәм итү чаралары турында мәгълүматны халык-сәнгать кәсепләре үзәгеннән, https://cmbrb.ru/services/tsentr-narodnykh-khudozhestvennykh-promyslov/ сайтында һәм +7 (347) 224-99-99 (доб. 560) телефоны аша алырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас