+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәүләкән районында юллар яхшыра

Башкортстанда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Дәүләкән районының Ивановка авылы янындагы Бүздәк - Дәүләкән юлы участогы ремонтланган.

Дәүләкән районында юллар яхшыраДәүләкән районында юллар яхшыра
Дәүләкән районында юллар яхшыра

Мәгълүм булуынча, бу гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Өч чакрымлы участокта подрядчылар асфальт-бетон өслекне ике катлам җәйгән, юл читләрен ныгыткан һәм юл билгеләрен ясаган.

Объекттагы эшләр яңа - ресайклинг технологиясе буенча башкарылган. Бу ысул юл өслегенең йөкләнешне күтәрү сәләтен озаграк вакытка арттырырга мөмкинлек бирә, - диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас