+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Туган телләрне саклауга җитди игътибар бирелә

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проектын Салават районында уңышлы гамәлгә ашыралар.

Туган телләрне саклауга җитди игътибар биреләТуган телләрне саклауга җитди игътибар бирелә
Туган телләрне саклауга җитди игътибар бирелә
«Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Салават районының тарих-туган якны өйрәнү музеенда тематик экскурсияләр, танып-белү сәгатьләре, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен мәдәни-белем бирү, этнографик программалар үткәрелә.

«Туган телнең матурлыгы һәм көче» дигән акция вакытында музейда «Башкортстан халыклары этнографиясе» дип аталган мәдәни-мәгариф программасы узды. Төп максат – укучыларны Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләре белән уңайлы һәм кызыклы формада таныштыру.

Музей экспонатлары мисалында балаларга бай һәм кызыклы мәгълүмат җиткерелде.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас