+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мирас объектлары билгеләнде

Башкортстанда территория чикләре, саклау предметы һәм федераль әһәмияттәге өч мәдәни (археологик) мирас объекты территорияләрен куллануның аерым режимы расланды.

Мирас объектлары билгеләндеМирас объектлары билгеләнде
Мирас объектлары билгеләнде


Алар - "Соцгородка янындагы курганнар", "Идяш-Кускаров курганнары" һәм "Юлдаш II ялгыз курганы".
14 декабрьдә имзаланган тиешле документлар республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Өч объект та Башкортстанның Әбҗәлил районында табылган.

Һәйкәлләр, төбәкнең борынгы халкы мәдәнияте турында мөһим мәгълүмат чыганагы буларак, фәнни, тарихи-мәдәни кыйммәткә ия. Һәр һәйкәл өчен чикләрне билгеләү турында хисаплар эшләнгән, анда объект буенча тулы һәм актуаль мәгълүматлар чагылдырылган: һәйкәлнең тасвирламасы, архив, библиографик мәгълүматлар, географик координатлар, чикләрнең үтүен тасвирлау, иллюстратив материаллар.

Бу эшләр ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас