Билгеле булганча, киләсе елдан ил төбәкләренә ерак һәм барып җитү авыр булган территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү һәм медицина тикшеренүе үткәрү өчен күчмә медицина комплекслары кайтарылачак. Русия субъектлары элеккечә сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлауга һәм җиһазлар һәм транспорт сатып алуга, шулай ук тиз төзелә торган модульле конструкцияләр сатып алуга һәм монтажлауга финанслау алачак.
"2024 елга федераль бюджетта сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерүгә 80 миллиард сум каралган. Субсидияне төбәк сәламәтлек саклау модернизациясе программасы гамәлдә булган территорияләр ала ала. Финанслау күләме махсус формула буенча исәпләнә, анда ОМС полисы булган гражданнар саны, медицина учреждениеләренең искерү дәрәҗәсе, демографик күрсәткечләр исәпкә алына", — дип билгелиләр Русия Хөкүмәтендә.
Әйтергә кирәк, илебездә Президент Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарылу нәтиҗәсендә кешеләрнең гомерләре дә сакланып кала.
Фото: Башинформ