

Бина стандартлар нигезендә җиһазланган. Җылыту һәм су белән тәэмин итү системасы эшләнгән, халыкның аз хәрәкәтле төркемнәре өчен пандус ясалган.
Шулай ук ФАПка югары тизлекле интернет үткәрелгән, шуның нәтиҗәсендә фельдшер республика медицина мәгълүмат системасына керә алачак, пациентның санлы ЭКГсын читтән торып алу һәм телемедицина консультацияләре уздыру мөмкинлеге булачак.
Учреждениедә беренче медицина-санитария ярдәмен 481 кеше алачак, шул исәптән 77 бала.
ФАП белән 2013 елдан бирле эшләүче Оксана Мурашко җитәкчелек итә. Хәзер халык, шәһәргә чыкмыйча гына, яшәү урыны буенча сыйфатлы ярдәм ала. Шулай ук алар диспансерлау уза, вакциналана һәм кирәкле дару препаратлары сатып ала алачак.
«Русия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла.