+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Санлы үсеш – заман таләбе

Башкортстанда яшәүчеләрне кәрәзле мобиль элемтә белән тәэмин итү 92 процент тәшкил итә, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Санлы үсеш – заман таләбе
Санлы үсеш – заман таләбе

«Таулы, аз халык яшәгән авылларда да кыенлыклар бар, әмма анда да шактый актив эш алып барыла», - дип билгеләп үтте министр.
Республика 100дән 500 кешегә кадәр исәпләнгән кече торак пунктларда кәрәзле элемтәнең база станцияләрен урнаштыру буенча «Санлы тигезсезлекне бетерү» федпрограммасында актив катнаша. Нәкъ менә шундый зур булмаган авылларда барлык халыкның 40 проценты яши. Исемлеккә Башкортстанның 1286 торак пункты кергән - бу иң зур төбәк исемлеге. Бу авылларны 2030 елга кадәр тоташтыру планлаштырыла.

2022 һәм 2023 елларга Башкортстан программага кертелгән торак пунктлар өчен тавыш саны буенча Русиянең барлык төбәкләре арасында беренче урынны саклый.

"Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты - Русиядә 2019 елдан 2024 елга кадәр чорда гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектларының берсе.

Фото:"https://www.bashinform.ru/"

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: