

Каенлык территориясен чистарту бу җәйдә башланды. Хәзер монда якты, хәвефсез һәм уңайлы булды. Яңа эскәмияләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары куелды.
Стәрле яры буйларын 2019 елдан яңарталар. Быел Ходайбердин урамындагы участокта җәяүлеләр өчен юллар, эскәмияләр, күзәтү мәйданчыклары һәм пирслар төзекләндерелгән.
Балалар өчен уен мәйданчыклары, спортчылар өчен - скейт-мәйданчык һәм тренажерлар, шулай ук күперләр астында ике күчеш җиһазландырылган.
Кичке вакытта яр буе бәйрәм иллюминациясе белән яктыртыла.
"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе - шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Гомумдәүләт проекты гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота.
Фото:"https://bash.news/news/"