+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңартылган мәдәният йорты – Кәпәй-Кобауның күрке!

Районда халык саны буенча Бүздәктән кала икенче урында торган Кәпәй-Кобау авылында, агымдагы елда социаль өлкәгә кагылышлы җәмәгать эшчәнлегенең җанлануына бәйле, матур һәм күркәм үзгәрешләр булды. Атап әйткәндә, халыкның актив катнашлыгында өмәләр үткәрелде, шуның нәтиҗәсе буларак, авыл янында яңа чишмәләр төзекләндерелде. Ел азагында исә Кәпәй-Кобауда янә бер истәлекле вакыйга булды – капиталь ремонттан соң яңартылган мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.

Яңартылган мәдәният йорты – Кәпәй-Кобауның күрке!Яңартылган мәдәният йорты – Кәпәй-Кобауның күрке!
Яңартылган мәдәният йорты – Кәпәй-Кобауның күрке!

Тантаналы шартларда үткән чарада бөтен авыл халкы катнашты, дип әйтергә мөмкин. Кәпәй-Кобау авылы кешеләренең шатлыгын уртаклашырга Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина һәм Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев килде.
Авыл тарихыннан Кәпәй-Кобауда мәдәният учагының клуб рәвешендә 1939 елда барлыкка килүе билгеле. Мәдәният йортының яңа бинасы 1979 елда сафка баса һәм аңа хәзерге статус бирелә. Бу уңайдан төзелешкә ул чорда Альберт Галләмов җитәкчелек иткән “Кыдаш” колхозының финанс ярдәмен дә искә төшереп үтик. Алдагы елларда районның мәдәният бүлеге кармагындагы авыл мәдәният йортында күләмле ремонт эшләре үткәрелмәде диярлек, нык искергән бина яраксыз хәлгә килә, анда чаралар оештыру мөмкинлеге дә бетә.
Ә авыл тормышын мәдәниятсез күз алдына да китереп булмый, шуңа да мәдәният йортын яңарту хәстәренә авылның күренекле шәхесләре алынуы табигый. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов бу җәһәттән истәлекләре белән уртаклашты.
– Соңгы елларда җәйләрне туган авылым Кәпәй-Кобауда үткәрүне гадәт итеп алдым, – дип искә алды ул. – 2017 елда булса кирәк, авылыбызның абруйлы кешесе Динар абый белән очрашып әңгәмә кордык. Ул – табигате белән бик тә ипле, авылның киләчәген дә кайгыртучан шәхес. Сиңа киңәшкә килдем, ди, авылдашым, олыгаеп барабыз, шуңа да авылыбызны матурлау турында уйлашыйк, ди. Мәчет төзесәк, шәп булыр иде, аннары медицина пункты да кирәк. Аларда рухыбызны яктыртып, тәннәребезне ныгытып чыкканнан соң, мәдәният йортында ял итеп алыр идек, дип ниятләре белән уртаклашты. Бу юнәлештә эшне шулай башладык, республика җитәкчелегенә, ведомстволар исеменә авыл халкы исеменнән 7 рәсми хат яздык. Байтак вакыт үтте, шушы арада Динар абый гүр иясе булды, әмма максатларга ирештек, дип зур куаныч белән әйтәбез.
Авыл мәдәният йортында капиталь ремонт “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” программасы кысаларында башкарылды. Төзекләндерү эшләре 2022 елда түбәне яңартудан башланды, аннары акча тупланып, ремонт дәвам итте. Подрядчы төзелеш оешмасы – Октябрьский шәһәренең Аястан Хачатрян җитәкчелегендәге “ВМ-Строй” компаниясе. Төзелеш һәм ремонтның бәясе 23 миллион сумнан күбрәк тәшкил итте.
Шуңа да яңартылган мәдәният йортының заманча таләпләргә җавап бирүе, биредә үзешчән сәнгать осталарына уңайлы шартлар тудырылуы, халыкның ялын оештыруда яңа мөмкинлекләр барлыкка килүе гаҗәп түгел. Әйткәндәй, алар бәйрәм чаралары барышында файдаланылды. Мәдәният йортының фойе залында, мәсәлән, авылның социаль-мәдәни тормышын чагылдырган күргәзмәләр оештырылды, алар көнүзәк темаларга багышланган. “Кәпәй-Кобау – аек авыл”, “Атайсал – якташлык көче”, “СВОда катнашучы авылдашлар”, “Батыр якташлар” “Бүздәк төбәге рәссамнары” дип исемләнгән стендлар аеруча зур кызыксыну тудырды. Мәдәни бәйрәм кунакларын күргәзмәләр белән Кәпәй-Кобау авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рифмир Зарипов таныштырып, әңгәмә барышында авылның социаль үсешеннән яңа фактлар китерде.
Авылдашларының горурлыгы булган данлыклы рәссам Вәкил Шәйхетдинов мәдәният йортын ачуга багышланган чарага саллы сәнгать бүләкләре әзерләгән, атап әйткәндә, ул быел оештырылган унынчы юбилей күргәзмәсен тәкъдим итте. “Атайсал. Сәнгать. Бүздәк” дип исемләнгән күргәзмәдә авторның Башкортстан Башлыгы Гранты кысаларында язылган картиналар циклы тупланган, алар “Урал батыр” башкорт халык эпосын чагылдыра. Моннан тыш, 40ка якын картиналар тупланмасында рәссамның элегрәк иҗат ителгән әсәрләре дә бар иде. Алар районның күренекле шәхесләренә, Кәпәй-Кобау авылының гүзәл табигатенә багышланган.
Яңартылган мәдәният йортының авыл тормышында гаять зур урын тотуы бәйрәм тантаналарында шулай ук ачык чагылыш тапты. Бу көнне авылның зур төркем үзешчән сәнгать осталары белән берлектә җәмәгать эшчәнлегендә саллы уңышларга ирешүчеләргә югары дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Кәпәй-Кобау авыл хакимияте башлыгы Рифмир Зарипов районның җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашканы һәм төбәктә милләтара татулыкны ныгытудагы хезмәтләре өчен Бүздәк районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шундый ук бүләккә авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе, авыл старостасы Иршат Вәлиев лаек булды. Кәпәй-Кобау авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лиза Хәбирова турында сүз аерым. Ул намуслы фидакарь хезмәткә 17 ел гомерен багышлаган, шуңа бәйле, авыл үзешчәннәре районның мәдәни тормышында лаеклы урын тота һәм иҗади бәйгеләрдә югары урыннар яулый. Лиза Хәтмулла кызының Башкортсан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүен авылдашлар ихлас хуплап кабул итте.
Авыл бәйрәмендә СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр дә хөрмәтләнде.
Чараның янә бер матур бизәге итеп “Аек авыл” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын да атарга кирәк. Беренче урынны Кәпәй-Кобау авыл биләмәсе яулады, аңа авылның социаль үсешендә куллану максатында 100 мең сум акча бүленде. Арслан, Гафури, Түреш һәм Каран авыллары биләмәләре дә акчалата бүләкләр алды.
Район дәрәҗәсенә чыккан чараның иң матур бизәге булып, әлбәттә, бәйрәм концерты торды. Анда район үзәге сәнгать осталары белән бергә яңа мәдәният йорты үзешчәннәре дә чыгыш ясады.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Автор фотосы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас