Бу програма Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Әлеге программа кысаларында Башкортстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре эшсез гражданнарга хезмәтләрнең тулы спектрын күрсәтә: болар - эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәтү дә, үз бизнесын башлап җибәрү өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме дә (хәзерге вакытта аның күләме 153 мең сум тәшкил итә). Программада катнашучылар арасыннан республиканың 720 кешесе соңыннан үз эшен ачкан, шуларның 175е әлеге программаның финанс ярдәме белән бизнесны башлап җибәргән. Бу максатларга республика гражданнары өчен барлыгы 27 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
- Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлыгы үсешенең үзенчәлеге шунда ки, безнең гражданнарга үз эшләрен ачуда бизнес-шерифлар ярдәм итә. 2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәр муниципалитетта эшкуарлыкны һәм инвестицион эшчәнлекне үстерү мәсьәләләре буенча җаваплы кеше - шерифлар барлыкка килде. Моннан тыш, мәшгульлек үзәкләрендә белгечләр көн саен дәүләт ярдәме программалары турында консультацияләр бирә, ә айга бер тапкыр без малтабарлар өчен махсус бердәм көннәр үткәрәбез, - дип сөйләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте