+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты яхшыра

Башкортстанның кардиоүзәгенә яңа УЗИ һәм ИВЛ аппаратлары кайтты.

Медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты яхшыраМедицина ярдәме күрсәтү сыйфаты яхшыра
Медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты яхшыра
Республика кардиоүзәгенә яңа УЗИ һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары кайтты. Яңа аппаратлар Республика кардиоүзәк стационары пациентларын диагностикалау һәм дәвалау өчен кулланылачак.
Аерым алганда, заманча УЗИ-аппарат югары сыйфатлы сурәтләр һәм тиз диагностика тәэмин итә. Интуитив интерфейс һәм куллану уңайлылыгы аркасында, кардиоүзәк белгечләренең эше уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк булачак.
Җиһазлар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт программасының “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш”төбәк программасы кысаларында кайтарылды. Гомуми бәясе 17 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Яңа җиһазлар кардиоүзәктә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итәләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 
Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас