

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның декабрендә Белорет районына эш сәфәре вакытында республика Башлыгы Тирләндә 1930 елларда төзелгән иске авыл мәдәният йорты урынына күпфункцияле мәдәни үзәк төзергә кушты.
Яңа ике катлы бина «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән. Үзәк 2021 елда төзелә башланган. Аның гомум мәйданы - 3,2 мең квадрат метр. Беренче катта китапханә, күргәзмә зонасы, гардероб, касса, грим һәм костюмнар бүлмәләре, 300 урынга тамаша залы җиһазландырылган, ә сәхнәдә заманча яктылык һәм тавыш җиһазлары урнаштырылган. Икенче катта 130 урынга исәпләнгән балалар сәнгать мәктәбе, тавыш яздыру студиясе, шулай ук яктылык һәм тавыш операторлары, тренажер залы, санузеллы киенү бүлмәләре урнашкан. Бинада йөк-пассажир лифты да бар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл халкын социаль-мәдәни үзәк ачылу белән котлады һәм аларның мәдәни ялын оештыру өчен яңа мөмкинлекләрне актив куллануны теләде.
- Вәгъдә иткәнчә, хәзер сездә заманча мәдәни үзәк бар, - диде Радий Хәбиров. - Ә бүген чыгыш ясаган артистлардан күренгәнчә, мәдәният һәм сәнгатькә өйрәтүче белгечләр дә, биредә шөгыльләнергә теләүчеләр дә булуын аңлыйм. Бу бик яхшы!
Фото: glavarb.ru