Мәсәлән, бүген ведомство белгечләре тарафыннан 117 млрд сумлык инвестицияләр күләме һәм 13 меңнән артык яңа эш урыны булдыру белән 164 инвестиция проекты озатып барыла, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 23 процентка күбрәк.
Башкортстанны бизнесны үстерү өчен мәйданчык буларак караган инвесторларга уңайлы булсын өчен ведомство белгечләре тарафыннан мәйданчык паспортының бердәм форматында мәгълүмат бирүнең унификацияләнгән формасы эшләнде, ул үз эченә күчемсез милек объектларының урнашуы, мәйданы, техник характеристикалары һәм мәйданчыкны инфраструктура белән тәэмин итү турында мәгълүматны ала.
Үсеш корпорациясе төбәкнең Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә шулай ук Башкортстанның инвестиция картасын тутыру һәм актуальләштерү өчен җаваплы ведомство булып тора. Бу эшләр ил Президенты гамәлгә куйган "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында бпшкарыла.
Агымдагы елның җәендә республика инвестицияләр һәм Үсеш агентлыгы үткәргән «Русиянең пилот төбәкләренең инвестицион карталары" аналитик күзәтүе кысаларында инвестиция карталары сыйфаты буенча Русия төбәкләре рейтингында алдынгы позицияләрне алды.
Фото: pravitelstvorb.ru