Бу эшләр ил Президенты гамәлгә куйган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Шулай ук бу чорда алар «Агростартап», «Гаилә фермасы», «Авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерү» һәм «Агротуризм» грант программаларында катнашучылар өчен 57 бизнес-план төзегән.
- Безнең төбәк Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге агросәнәгать комплексында кече бизнеска мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтү темпларын саклап кала алды.
Үзәк эшенең башка юнәлешен дә билгеләп үтмичә булдыра алмыйм, бу - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен озата бару. Башкортстан илдә төзелгән авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны буенча лидерлыкны тотуын дәвам итә. Быел алар 34 берәмлек төзелде. Бүген республикада төрле юнәлештәге 436 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшли, аларның юнәлешләре - эшкәртү, үсемлекчелек, терлекчелек, катнаш, бакчачылык, - ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru