Ленин районы хакимияте мәгълүматлары буенча, этно-авыл Мостай Кәрим һәм Чернышевский урамнары чатында урнашкан.
Әлеге уникаль комплекс Уфаның 450 еллыгы уңаеннан төзелгән. Комплекста тирмәләр, «Башкорт чәе» арт-объекты һәм яктылык композицияләре урнашкан. Билгеләп үтелгәнчә, тирмәләрдә башкорт җитештерүчеләренең, һөнәрчеләренең җыелма экспозицияләре урнаштырылган.
Бер тирмә – чәй бүлмәсе, анда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары башкорт милли ашларын тәмләп карый алачак.
Этно-авыл һәрдаим эшли торган һөнәрчелек ярминкәсе кебек эшләячәк. Биредә шулай ук остаханәләр рәвешендә «активлык нокталары» булдыру планлаштырыла.
Фото: Башинформ