+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстанда яңа техника сатып алуга 39 миллион сум тотылачак

2024 елда “Экология” гоумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге автопаркын тулыландырып, 7 берәмлек урман янгыннары техникасы сатып алырга планлаштыра.

Башкортстанда яңа техника сатып алуга 39 миллион сум тотылачакБашкортстанда яңа техника сатып алуга 39 миллион сум тотылачак
Башкортстанда яңа техника сатып алуга 39 миллион сум тотылачак

“Урманнарны саклау” федераль проекты төбәк территориясендә инде биш ел гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - урман тергезү мәйданын арттыру һәм урман янгыннарыннан финанс югалтуларын киметү. Проект кысаларында урман янгыннарын һәм урман хуҗалыгы техникасын тергезү һәм сатып алу буенча чаралар үткәрелә.

Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, урман хуҗалыгын заманча махсуслаштырылган техника белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады:

- Заманча махсуслаштырылган техника белән тәэмин итү урманнарны янгыннан саклау буенча югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, шуңа күрә “Урманнарны саклау” проекты, техниканы эш хәлендә тотуга игътибарны юнәлтергә кирәк.

- Агымдагы елда без урман янгыннары һәм урман патруле өчен 83,6 млн сумлык 49 берәмлек техника сатып алдык. Шулай итеп, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 19 июлендәге 1605-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар белән тәэмин ителеш нормативлары нигезендә техник тәэмин ителеш күрсәткече республика буенча 97,8 процентка җитте.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас