Исегезгә төшерәбез: TERRA ZIMA – традицион бәйрәм чаралары фестивале, ул республикабызда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында декабрь ахырында-гыйнвар башында уза.
Фестивальдә күңелле милли уеннар, йолалар күренешләре белән “Кышкы сабантуй”, чаналар парады, карнавал һәм традицион концертлар каралган.
Бүген Илеш районының Бишкурай авылында да әлеге фестиваль кысаларында бәйрәм чарасы узды. Һава торышы салкынча булуга карамастан, авылдашлар традиция буенча авыл башындагы "Бәләкәй чаткаен" тавы янына җыелды. Бу да юкка гына түгел, чөнки ап-ак кар-җәймә астында тын йокыга талган басу-кырларга, калкулыкларга, кышкы шәлен бөркәнгән урманга хозурланып таудан шуу - үзе бер куаныч.
Ә инде кышкы салкын көнне кайнар чәй дә эчкәч, бишкурайлыларның күңелләре тагын да күтәрелеп, яхшы кәеф белән таралышты.
Фото: Гөлнара Мазаева.