+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Балакатай районында яңа медицина пункты ачылды

Медицина учреждениесе Ямаш авылында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә барлыкка килгән.  

Балакатай районында яңа медицина пункты ачылдыБалакатай районында яңа медицина пункты ачылды
Балакатай районында яңа медицина пункты ачылды

Учреждение район үзәгеннән 45 километр ераклыкта урнашкан һәм 789 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 214е — балалар.
Пациентларга беренчел медицина-санитар ярдәмне 29 еллык эш тәҗрибәсе булган фельдшер күрсәтә.

ФАПта диспансерлау, профилактик тикшерү һәм дару препаратларына ташламалы рецептлар алырга мөмкин. Бина төрле авыруларны һәм патологияләрне вакытында ачыклау өчен заманча җиһазландырылган.

ФАП барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Учреждение су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту системасы белән тәэмин ителгән.

Фото:” https://bash.news”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас