Район учреждениесе 2023 елда капиталь ремонт кичергән.
Беренче һәм икенче катларда агач идәннәрне плиткага алыштырганнар, яңа электр кабельләре үткәргәннәр һәм эленеп торган түшәм урнаштырганнар.
Шулай ук бинаның стеналарын буяганнар һәм фасадын яңартканнар.
Китапханәдә күңелле вакыт үткәрү өчен уңайлы зоналар барлыкка килгән. Бу максатларга 5,2 миллион сум акча бүленгән.
"Бу яңартылган бина китап яратучылар өчен икенче йорт булыр дип ышанабыз. Кешеләрнең "Өй-эш, эш-өй" маршрутында гына ябылмавын телим, чөнки үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлеге булганда гына кешеләр чын мәгънәсендә бәхетле була ала”, - ди Борай районы хакимиятенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Илгиз Харисов.
Фото:” https://bash.news”