Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында, Башкортстанның Нефтекама шәһәр округының Ташкын авылы мәктәбе, уку эшчәнлеген нәтиҗәле генә түгел, ә кызыклы да итәргә мөмкинлек биреп, яңа белем бирү технологияләренә чикләнмәгән керү мөмкинлеген ачачак иҗтимагый белем бирү киңлеген булдыру мөмкинлеге алды. Биредә агымдагы елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак.
Бүген укучылар, укытучылар һәм ата-аналар дизайн кагыйдәләре һәм брендбук таләпләре буенча кабинетларны бизәү вариантларын тәкъдим итәләр. Мәктәп командасының иҗади алымын белем бирү киңлегендә катнашучылар бәяләячәк. Төрле карашларныһәм алымнарны исәпкә алып башкарылган уртак эш «Үсеш ноктасын» проект-тикшеренү юнәлешенең уникаль үзәгенә әйләндерәчәк. Команда капитаны сайланган, ул мәктәпне җитәкләячәк һәм белемгә алып барачак.
"Яңа мәгариф үзәге мәктәпнең һәр укучысының «Үсеш ноктасы» булачак. Без җәмәгать мәгариф киңлегенең мәктәп абруен күтәрәчәгенә һәм белем бирү сыйфаты нәтиҗәләрен яхшыртачагына ышанабыз", — дип билгели Ташкын авылы мәктәбе директоры Рудания Борһанова.
Фото: contenta.info