- Илкүләм проектны гамәлгә ашыру программасы буенча предприятиеләр хезмәткәрләре сакчыл җитештерүгә өйрәнәләр һәм алынган күнекмәләрне пилот агымында РЦК экспертлары ярдәме белән эшкәртәләр. Укыту ярдәмендә алар үзләре югалтуларны ачыклый һәм бетерә алачак, шулай ук предприятиеләрнең эчке резервларын ачыклый һәм рациональ файдалана алачак, — дип ассызыклады Айрат Фәхретдинов.
Ведомтсво эксперты Александр Кириллов сүзләренчә, әлеге тренинг катнашучыларның предприятиедә булган үзгәртеп кору процессына карашын үзгәртә, аны оптимальләштерү өчен чишелешләр табарга мөмкинлек бирә. Уен формасы ярдәмендә катнашучыларга материалны үзләштерү һәм алган белемнәрен практикага күчерү җиңел.
Фото: pravitelstvorb.ru