+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яшь эшкуарлар ярдәм ала

Агыйдел шәһәреннән Аделина Нигъмәтҗанова да грант алу конкурсында җиңде.

Яшь эшкуарлар ярдәм ала
Яшь эшкуарлар ярдәм ала
Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы 25 яшькә кадәр физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр формасында грантлар бирү конкурсы үткәрде. 264 яшь эшкуар грантлар алу конкурсында җиңүче булды. Яшь эшкуарларга грант ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Агыйдел шәһәреннән шәхси эшкуар Аделина Нигъмәтҗанова да җиңүчеләр арасында. Субсидия бирү турында карар Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгының конкурс комиссиясе утырышына кабул ителде. Эшкуар белән 500 мең сумга кадәр грант бирү турында килешү төзелгән. Республика буенча бирелә торган грантларның гомуми күләме 128 миллион сум тәшкил иткән.

Республикада ярдәм чарасы 2022 елдан Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган «Кече һәм урта эшкуарлык» гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Грант алуның мәҗбүри шарты булып Башкортстан Республикасының "Минем бизнес" үзәгендә уку тора.

 
 
 
Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: