1 гыйнварда "Юность" физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә әкияти вакыйгалар башланды. Традицион “Вәгъдәләр йөгереше”н оештырырга һәм уздырырга әкият персонажлары да килгән иде, алар - Кыш бабай, Карсылу һәм Баба Яга.
"Чара бик күңелле һәм җанлы үтте, катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашты һәм аларның һәркайсы әкияттә балачактагы кебек үзе катнашкандай булды. Ә балачакта барлык теләкләр һәм вәгъдәләр һичшиксез тормышка ашырылырга тиеш, һәм барысы да үзебездән тора! Бу ел безгә бик күп уңай хис-кичерешләр, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм, әлбәттә, һәр йортка бәхет китерсен", - дип билгеләп үтте йөгерешне оештыручылар.
Фото: srk.nationalpriority. ru