Оешма гомум озынлыгы 14 километрга якын булган объектта 787 мачта урнаштыруны төгәлләде. Хәзер юлның бер өлеше Русия җитештерүчесенең диодлы лампалары параметрларының оптималь кушылмасы белән яктырта.
LED-лампа куллануның төп плюслары аларны эксплуатацияләүдә электр энергиясе чыгымнарын берничә тапкыр киметү. Сүз уңаеннан, “Көнчыгыш чыгу юлы”ның тоннель өлешендә машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен тоннельнең керү зоналарында яктырткычлар куәтен көйләү өчен автомат җайланмалар урнаштырылган, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
"Көнчыгыш чыгу юлы"ның гомум әзерлеге 88 процент тәшкил итә. 2024 елның гыйнварына объектта 1800 белгеч, 134 берәмлек техника эшли.
- Түләү пунктында төзелеш эшләре тәмамланды: юллар белән идарә итүнең интеллектуаль системасы урнаштырылачак заманча ике катлы бина төзелде, кассирлар һәм диспетчерлар эшләячәк, - дип ачыклык кертте “Башкортстан концессион компаниясе” генеральный директоры Асабали Закавов.
Әлеге пунктның үзенчәлеге - хәрәкәт полосалары өстендә урнашкан корылма. Аның кебек корылма Башкортстанда әлегә юк. Гомум авырлыгы 224 тоннадан артык тимер конструкция терәкләргә бер үк вакытта дүрт кран ярдәмендә күтәрелгән. Бу эшләргә алты сәгать вакыт кирәк булган.
Фото: pravitelstvorb.ru