Мондый күрсәткечләргә Башкортстаннан Казахстанга азык-төлек товарлары һәм чимал, минераль продукция, машина төзелеше продукциясе җибәрүне арттыру исәбенә ирешелде. Бу хакта «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында узучы, республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Казахстанга бизнес-миссиягә әзерлек барышында билгеле булды.
- Узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Казахстан Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча 10,95 процент өлеше белән 3нче урынны алып тора, ә төбәктән экспортлана торган продукция күләменә Казахстан белән сәүдә әйләнешенең 80 проценттан артыграгы туры килә. Без республикаларның үзара файдалы хезмәттәшлеген үстерергә һәм бизнес-миссия барышында нәтиҗәле эшләргә ниятлибез. Башкортстан рәсми һәм эшлекле делегациясенең Казахстанга сәфәрәе 24-25 гыйнварда булачак. Экспортка да эшләүче төбәк эшкуарлары өчен бу - яңа эшлекле элемтәләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек, - дип сөйләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Төбәк делегациясе өчен бик бай рәсми һәм эшлекле программа оештырылачак. Шул исәптән “Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы кырларында Башкортстанның беренче җитәкчеләре ике республика эшкуарларының алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу максатыннан b2b-форматта очрашачак. Шулай ук, Башкортстан компанияләре вәкилләре Казахстанның әйдәүче предприятиеләрендә дә булачак.
Шулай ук, быел февральдә Беларусь Республикасына бизнес-миссия планлаштырылган, аның барышында Башкортстан компанияләре вәкилләре өчен, шулай ук, хезмәттәшлектә кызыксынучы Белоруссия оешмалары һәм предприятиеләре белән b2b-сөйләшүләр оештырылачак һәм алга таба үзара хезмәттәшлек итү максатыннан аларның производстволарында булачак.
Фото: pravitelstvorb.ru