Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләүләренчә, шушы көннәрдә Башкортстаннан Кыргызстан Республикасына 20 тонна нут орлыгы җибәрелгән.
Сайлап алынган орлык үрнәкләрен “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре контрольдә тоткан.
Нутны Башкортстанда берничә ел элек кенә үстерә башладылар, бу вакыт эчендә аграрийлар тулысынча эшкәртү технологиясен үзләштергән, шулай ук сату базарларын тапкан.
Министрлыкта узган елның 11 аенда республикадан 653,2 мең тонна агропродукция җибәрелгән дип өстәделәр.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты яңа икътисади элемтәләр төзүгә һәм Русия җитештергән товарлар экспортын үстерүгә юнәлтелгән.
Фото: “kvedomosti.ru”