+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авыл хуҗалыгы экспортны алты тапкыр арттырган

Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының максаты - 2030 елга энергетик булмаган чимал товарлары экспортының, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Авыл хуҗалыгы экспортны алты тапкыр арттырган
Авыл хуҗалыгы экспортны алты тапкыр арттырган
Ашлык эшкәртүгә махсуслашкан республика предприятиеләре узган елда продукция экспорты күләмен шактый арттырды, дип хәбәр итә "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мал азыгы өстәмәләре, шулай ук катнашазык, он, ярма, шул исәптән бодай көрпәләре экспорты арта. 2022 елдагы белән чагыштырганда, төбәк предприятиеләре тарафыннан чит илләргә сатылган бодай һәм арыш көрпәләре күләме, узган елда алты тапкыр диярлек артып, 2336,5 тонна тәшкил иткән.

Импортер илләр исемлеге дә киңәйде. Беренче карашка, узган елда экспортланган ашлык күләме белән чагыштырганда, бу сан бик зур түгел. Әмма 2022 елда чит илләргә 396 тонна төяп озатылганлыгын исәпкә алганда, үсеш шактый зур. Ә бу республика агросәнәгать комплексының чимал экспортын гына түгел, ә аны эшкәртү продукциясен дә экспортлауны арттыруын күрсәтә.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: