+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

ФАПлар һәм поликлиникалар яңартыла

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

ФАПлар һәм поликлиникалар яңартылаФАПлар һәм поликлиникалар яңартыла
ФАПлар һәм поликлиникалар яңартыла
Мәсәлән, Башкортстан Хөкүмәте карары белән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасын финанслау күләме расланды.

Документ нигезендә, быел бу максатларга 3,14 млрд сум бүлеп бирелә, шуларның 2,36 млрд сумы - федераль бюджеттан, 503,57 млн сумы - республика бюджетыннан.

Киләсе елда программа чараларына 5,23 млрд сум юнәлтү планлаштырыла: 3,53 млрд сумны - федераль казна, 1,43 млрд сумны төбәк казнасы бирәчәк дип фаразлана.

Программаны гамәлгә ашыруны федераль Сәламәтлек саклау министрлыгында югары бәяләгәннәр. Проект кысаларында республикада 13 капиталь объект төзелде. алдагы ел ахырына кадәр тагын 11 поликлиника төзү планлаштырыла. Капиталь ремонт 64 беренчел звено объектында үткәрелгән, 280 фельдшер-акушерлык пункты һәм табиблык амбулаториясе ачылган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас