“24,7 миллион порция сөт, 11,5 миллион порция эремчек һәм 18,1 миллион порция йогурт – безнең «Сөт кухнясы”ның эш нәтиҗәләре шундый. Без аны 2019 елда тергездек. Бу вакыт эчендә Башкортстанның төрле почмакларындагы сөт цехлары барлыгы 15 мең тонна сөт эшкәрткән. Алар Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада, Октябрьскийда, Сибайда, Белоретта һәм Кыйгы районында урнашкан.
2019 елдан республикада яшәүче 70 меңгә якын кеше «Сөт кухнясы» продукциясен бушлай алды. Алар арасында — йөкле хатыннар һәм бала имезүче әниләр, өч яшькә кадәрге аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм опекада булган балалар бар. Үткән елдан башлап бу исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә өстәдек. Төбәктә 132 тарату пункты эшли, аларда «Сөт кухнясы» ризыкларын бирәләр һәм саталар.
Бу - эшебезнең бик яхшы нәтиҗәләре, дип саныйм. Берничә ел элек без урындагы чималдан файдалы һәм тәмле ризыклар җитештерүче «Сөт кухнялары» безнең балаларга, өлкәннәргә дә бик кирәкле, дигән нәтиҗәгә килгән идек.
«Сөт кухнясы» бренды республика халкы арасында хәзер бик популяр. Аны кибетләрдә эзләп алалар, башка җитештерүчеләрнең шундый ук ризыкларына караганда өстенрәк күрәләр. Бу - һичшиксез, уңыш, без аны алга таба да үстерәчәкбез”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә.
Фото: төбәк җитәкчесенең социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.