+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җитди эш мавыгудан башлана

Туймазы гүзәле социаль контракт ярдәмендә тегү остаханәсе ачкан.

Җитди эш мавыгудан башланаҖитди эш мавыгудан башлана
Җитди эш мавыгудан башлана
Туймазы шәһәрендә яшәүче Жанна Хәсәнова үз эшен ачуга субсидия алды. Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Демография" гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла торган социаль контракт нигезендә максатлы ярдәм программасы буенча эшкуар бизнес-план төзегән һәм аны конкурс комиссиясенә тәкъдим иткән. Проект хупланган, аның авторына 153 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. Бу акчага Жанна Хәсәнова заманча сәнәгать тегү машинасы, манекеннар, махсус тегү калыплары, парландыргыч сатып алган, арендага бина алып, яңа дәрәҗәдә эш башлаган. Заказлар шул кадәр күп ки, хәзер икенче нокта ачылуга әзерләнә.
2023 ел ахырында ул «Әни-эшкуар» федераль проектында катнаша, анда менеджмент курсларын үтә, финанс грамоталылыгына бушлай укуга грант ота. Боларның барысы да аңа тегү остаханәләре челтәрен булдыру өчен кирәк булачак.

Жанна Туймазы индустриаль колледжын тәмамлаган. Диплом алгач, Чебоксарга китә, университетта тегү эшләнмәләре технологиясе факультетында укый. Тегү остаханәсендә эшли, заказчылар өчен киемнәр уйлап таба. Кияүгә чыккач, Туймазыга кайта.
"Тормыштагы һәр мавыгу диярлек үз эшеңне ачу өчен этәргеч бирә ала. Мин моңа үз үрнәгемдә инандым", - ди Жанна Хәсәнова.

Чыганак: Туймазы районы муниципаль районы хакимияте.

Фото: contenta.info


Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас