+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Укучылар бизнес-проектлар яклады

Нуриман укучылары "Югары сыйныф укучылары академиясендә" булды.

Укучылар бизнес-проектлар якладыУкучылар бизнес-проектлар яклады
Укучылар бизнес-проектлар яклады
Нуриман районының Байгилде авыл лицееның 10-11нче сыйныф укучылары "Югары сыйныф укучылары академиясендә" булды. Проект Башкорт дәүләт аграр университетында галимнәр, бизнесменнар, педагоглар һәм студентлар белән берлектә гамәлгә ашырыла. Һөнәри юнәлеш бирү чарасы Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп үткәрелә. Программада республика мәктәпләренең 84 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Өч көн дәвамында укучылар бизнес-проектлау һәм финанс грамоталылыгы буенча белем алды, эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре белән танышты. Мәктәп укучылары алдында университет укытучылары чыгыш ясады. Лекцияләр арасында коллективны берләштерү өчен уеннар оештырылды. Интенсив тыңлаучылар өчен бизнесменнар белән очрашулар узды. Аграр университетының инновацион үсеш институты директоры Зәрия Зәлилова «Студентлар стартапы» дигән лекция укыды, аның барышында мәктәптә стартапның мөмкинлекләре, бизнесны оештыру юллары һәм ысуллары, беренче миллионны ничек эшләп булуы турында сөйләде.

Курс тәмамлангач, аның катнашучылары үз кураторлары ярдәмендә бизнес-проектлар эшләп яклады. Яклау нәтиҗәләре буенча барысына да университеттан сувенирлар тапшырылды. Шулай ук мәктәп укучылары Башкорт дәүләт аграр университетына укырга кергәндә конкурсны узганда өстәмә 10 балл бирәчәк дипломнар алды.
"Без мондый кызыклы һәм мавыктыргыч чараны, оештыручылар тарафыннан үзебезгә карата шундый игелекле мөнәсәбәтне көтмәгән идек. Университетка, укуны оештырган һәркемгә, хәрәкәтебезгә зур рәхмәт! Безне файдалы интенсивка җибәргәнегез өчен рәхмәт!” — дип белдерде Байгилде авыл лицее укучылары.

 
 
Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас